Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тынычлык һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз»

Балаларның иҗади сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен, танып-белү һәм сөйләм активлыгын үстерү, сүзлек запасын киңәйтү, халык иҗатына мәхәббәт, бер-береңә карата яхшы хисләр тәрбияләү, китапка карата һәм әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның халык әкиятләре турында күзаллауларын тирәнәйтү, әкият аша әхлакый тәрбияләү максатыннан, 3 март көнне Юлбат авыл китапханәсе 2 сыйныф укучылары белән «Тынычлык һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Балалар Татарстанның төрле халыкларының әкиятләрен туган телдә укыдылар һәм «Сер тотмас үрдәк» дип аталган әхлакый әкиятне аңларга тырыштылар. Чара ахырында тематик китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X