Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

УРМАНЧЫ БУЛСЫН УЛЫҢ

Өченчекөн Лубян урман-техника көллияте укытучылары һәм студентлары 2018-2019 уку елына абитуриентлар җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү максатында Саба районының Лесхоз мәдәният йортында югары сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрде.

“Без сезнең белән очрашуга бик шат. Бирегә гаҗәеп, гадәти булмаган һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле урманчы һөнәре турында сөйләшергә җыйналдык. Безгә яшел хәзинәне ишәйтү, яңа урманнар үстерү өчен табигатьне яраткан, перспективалы, энергияле яшь кадрлар кирәк. Хәзерге вакытта күп кенә районнарда ирекле экологлар хәрәкәте – мәктәп урманчылыклары эшли. Алар төбәк, Россия күләмендә олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Күпләрнең урманчы карьерасы шушы хәрәкәтләрдә катнашудан башланган. Сезнең арагызда да үзләрен шушы мактаулы эшкә багышларга теләүчеләр табылыр дип уйлыйбыз”,– дип сөйләде Әмир Бәдретдинов һәм үзенең урманчы һөнәрен сайлавына беркайчан да үкенгәне булмавын белдерде.

Хезмәт юлы башланган, беренче сынауларын узган Лубян бистәсе район башлыгы Рәис Миңнехановка да бик якын. “ Кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә зур роль уйнаган Лубян техникумы саклап калынды, республика программалары нигезендә яңача җиһазланды һәм уңайлыклар елдан-ел яхшыра. Туксанынчы елларда белгечләр әзерләү буенча урманчылыкта гына түгел, күпчелек тармакларда проблемалар барлыкка килгән иде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев