Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«ВИЧ/СПИДка юк» акциясе

Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар уз алдына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Әлбәттә, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.

Шул уңайдан 19 ноябрьда «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «ВИЧ/СПИД ка юк» акциясен башлап җибәрде. Волонтерлар Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә “Сәламәтлек- безнең кулларда!” темасына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән лекция үткәрделәр. Активистлар сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үз сәламәтлегеңне кайгыртунын әһәмиятен; ВИЧ-инфекцияле, СПИД белән авыручыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу турында сөйләделәр.

Акцияне дәвам итеп волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар. Волонтерлар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару идеясе белән рухландырдылар, сәламәтлекләрен саклау буенча төп күнекмәләрне алырга ярдәм иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев