Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Җәмәгать туклануы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Милли аш" җәмгыяте пешекчесе Гөлүзә Хәкимҗан кызы Габделмәнова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Курсабаш” җәмгыятенең ферма мөдире Фәнил Фәтхрахман улы Габдрахманов; “Юлбат” җәмгыятенең җитештерү буенча технологы Зинаида Николаевна Минхаҗиева; “Саба” җәмгыяте тракторчысы Әнәс Әбелхәер улы Сибгатов; бухгалтеры Гүзәл Равил кызы Таҗетдинова; җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Энҗе Сәүбән кызы Вафина; Олы Шыңар авыл башкарма комитеты сәркатибе Диләрә Хәйдәр кызы Нәбиуллина; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның урман хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен «Саба урман сәнәгате хуҗалыгы» җәмгыятенең су салу цехы технолог-лаборанты Ләйсән Салихҗан кызы Миннегулова; такта яру цехының кисү станогы операторы Раймә Илдар кызы Токранова; «Урман» җәмгыятенең Курса участогындагы агач эшкәртү цехы станокчысы Гөлүсә Фиргать кызы Шәяхмәтова; Ленин кишәрлеге агач эшкәртү цехы станокчысы Миләүшә Ришат кызы Гыймадетдинова; «Лесхоз» җәмгыятенең Шәмәрдән участогы ярдәмче хуҗалыгы терлекчесе Людмила Карповна Михайлова; җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Камил улы Сафин Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба” җәмгыяте ферма мөдире Дилә Наил кызы Бәгдәнурова; “Юлбат” җәмгыяте сыер савучысы Гөлфирә Авангард кызы Сәйфуллина; терлекче Мансур Гыйндулла улы Сәйфуллин; “Симет” җәмгыяте бозау караучысы Гөлнара Әскәдулла кызы Хуҗина; “Нырты” җәмгыяте терлекчесе Данил Фаил улы Төхвәтуллин; төзелеш тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саба ПМК “Мелиорация” җәмгыятендә төрле эш башкаручы Илнур Зиннур улы Сәйфетдинов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның урман хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен «Саба урман сәнәгате хуҗалыгы» җәмгыятенең агач эшкәртү комплексының цех операторы Айнур Шамил улы Әгләмшин; агач эшкәртү комплексы ягулык гранулалары цехының фасовка операторы Марсель Тәлгать улы Әхмәтшин; агач эшкәртү комплексының төпләү цехы слесаре Иванов Виталий Семенович; урман хуҗалыгы тармагындагы нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы» учреждениесенең Кукмара участогы тракторчысы Айдар Нурислам улы Гарифуллин; урман кисү, агач төяү пунктларында, югары һәм арадаш складларда эшләүче машинист-кранчы Николаев Руслан Олегович; «Лесхоз» җәмгыятенең сувенирлар цехы станокчысы Рәүф Мәгъсүм улы Фазлыев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев