Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Котлыйбыз!

Урман хуҗалыгы өлкәсендә озак  еллар  фидакарь  хезмәтләре һәм  урман  байлыкларын  арттыруга  зур  өлеш  керткәннәре   өчен   “Са­ба укыту-тәҗрибә лесхозы”  учреж­дениесе  Ленин урманчылыгы  мас­теры  Равил Әнвәр  улы Садыйков,  Курса  участок  урманчылыгы  мастеры Марат Мәгъфур  улы  Хәй­рул­лин Татарстан Республикасы  Ми­нистрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән  бүләкләнделәр.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә күпь­­еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мишәбаш  урманчылыгы­  ур­манчысы Альберт Раиф  улы  Гыйззәтуллин, агач  эш­кәр­тү  комп­лексы эшчесе Алсу Шәй­хе­лислам кызы Ханова, автобус йөртүчесе Илһам Мидхәт улы Гайнетдинов, Сабабаш  урманчылыгы  урманчысы Фидәрис Рәис улы Нәҗипов, Саба  урман хуҗалыгы  са­тучысы  Гүзәлия  Гозлави  кызы Хәйруллина, токаре Наил Зөфәр улы Әхмәтҗанов Урман  хуҗалыгы  министрлыгының Мактау грамотасы белән  бүләкләнделәр.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен агач эшкәртү цехы операторлары Рөстәм Әмир улы БикмиевАлмаз Габделбәр  улы Әхмәдуллин,  автобус  йөртүчесе Ринат Шәмсулла  улы Рәхмиев Саба  муниципаль районының Мактау грамотасы белән  бүләкләнделәр.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба укыту-тәҗрибә лесхозы” машинист кранчысы  Игорь Александрович Караморкин, сувенир цехы  столяры  Василий Тимофеевич Петров,  Мишәбаш  участок  урманчылыгы мастеры Артур Петрович Михайлов,  тракторчы Илһам Илшат  улы Хамизов,  селекция-орлыкчылык  үзәге кладовщигы Рәмис Владимирович Андреев,  “Саба леспромхозы”  аскуйма  ясау  цехы операторы Зинаида Николаевна Яковлева  Саба  муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты  белән  бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев