Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа ачылган “Саба Арена” комплексында теннис ярышлары бара

Бүген яңа ачылган “Саба Арена” комплексында РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә XVIII мемориал – өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланып китте.

Традициягә кергән турнирны ачу тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, республика яшьләр эшләре урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башка рәсми затлар, мемориалның спонсорлары катнашты. Ярышларга Россиянең төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы 18 районыннан 200гә якын теннис остасы килгән. Инде авыл спортчылары арасында аерым яшь төркемнәрендә җиңүчеләр билгеле.
Ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү 24 мартта булачак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев