Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЯХШЫДАН ҮРНӘК, ЯМАННАН ГЫЙБРӘТ АЛ

16 гыйнварда балигъ булмаганнар эшлә­ре һәм аларның хокукларын яклау комис­сия­сенең чираттагы утырышының көн тәртибенә барлыгы 13 материал кертелгән иде.

Саба гимназиясендә  һәм Тимершык урта мәктәбендә белем алучы ике  укучыга  31 декабрьдә  22.00 сәгатьтән соң законлы вәкилдән башка кич йөргәннәре өчен полиция  административ  беркетмәләр төзегән. Алар  әти-әниләре белән чакырылып, комиссия алдында җавап тоттылар. Икесенә  дә белем  бирү учреждениеләреннән уңай характеристика бирелүе  һәм гаепләрен танулары нәтиҗәсендә  кисәтү чарасы кулланылды. Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче ир-атка берьюлы ике беркетмә төзелүе үзе үк аның спиртлы эчемлекләр белән «дуслыгы» турында сөйли. Исерек хәлдә булуы сәбәпле  балигь булмаган балаларына дәрес хәзерләргә комачаулык тудырган һәм төрле ямьсез сүзләр белән кычкырган әти кеше башка мондый хәлнең кабатланмаслыгына ышандырды. Саба шәһәр җирлегендә яшәүче ике әти кеше дә  аракы  эчкән хәлдә өйдәгеләрнең  тынычлыгын алганнар. Гаиләдә низаг  чыгарган  ир-атларга комиссия 200әр  сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды.  Шәмәрдән, Мичән авыл җирлекләрендә һәм  «Тургай»  социаль  приютында яшәүче өч балигъ булмаучының 18 яшьләре тулу сәбәпле аларга  беркетелгән  җәмәгать тәрбиячеләре әлеге  вазифадан  азат ителделәр.  Шекше авыл җирлегендә  яшәүче  гаилә уңай якка үзгәрешләр күзәтелүгә нигезләнеп социаль яктан авыр гаиләләр исемлегеннән учеттан төшерелде, Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче гаилә полициягә учетка куелды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев