“ЯШЬЛЕК“КӘ - ПРЕЗИДЕНТ БҮЛӘГЕ
Шушы көннәрдә Cаба сәнгать мәктәбенең Альбина Мөбарәкҗанова җитәкчелегендәге «Яшьлек» халык бию коллективы Кырымда узган «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивале лауреатлары һәм дипломантларының җәйге иҗади сменасында булып кайтты.
Фестиваль җиңүчеләренә һәм лауреатларына Татарстан Президенты Р.Миңнехановның махсус бүләге булган әлеге сәяхәттә республикабыздан 200дән артык кеше катнашып, мастер-классларда, тарихи урыннарда, ярымутрауларда булдылар, концертлар куйдылар.
Белгәнебезчә, Cаба сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» халык бию коллективы быел «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 1 урын яулауга иреште. Куйган тырышлыкның, максатчанлыкның бервакытта да эзсез узмавының мисалы шул – 28 укучыны берләштергән коллектив гүзәл табигатьле Кырымда ял итү бәхетенә иреште. Укучылар 18 көн дәвамында Бахчасарай районы Песчаное авылындагы А.В.Казакевич исемендәге сәламәтләндерү лагеры-пансионатында яшәделәр.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев