Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Яшен” транспорт йөртүчеләре белән очрашу

Бүген ЮХИДИнең район бүлекчәсе башлыгы вазифаларын  вакытлыча башкаручы  Илнур Насыйбуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет  учреждениесенең Саба бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова җаваплылыгы  чикләнгән “Яшен” җәмгыяте  автомобиль  йөртүчеләре белән очрашты. 

 

Бүген ЮХИДИнең район бүлекчәсе башлыгы вазифаларын  вакытлыча башкаручы  Илнур Насыйбуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет  учреждениесенең Саба бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова җаваплылыгы  чикләнгән “Яшен” җәмгыяте  автомобиль  йөртүчеләре белән очрашты.  Сүз юл-транспорт аварияләрен  килеп  чыгу ихтималлылыгын булдырмау турында   барды.  “Яшен” автобуслары хезмәт  күрсәткән территориядә авариялелекнең торышы турында мәгълүмат әзерләнгән  иде. Юл хәрәкәте  кагыйдәләренең үтәлмәү очраклары анализланды. Балаларның юлда-транспорт  чараларында  барганда имгәнүләрен профилактикалау максатында  аеруча игътибар аларны автобусларда  йөртү таләпләренең үтәлешенә, салонда үз-үзләрен тәртипле, имин тотуы мәсьәләләренә  бирелде.  Очрашуда  катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәлекләр таратылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев