Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләр проблемасын яшьләр үзләре яхшырак белә

Саба муниципаль районы Советы каршындагы яшьләр парламенты яңа оешкан составта беренче утырышын үткәрде.

  Районыбызның 13 авыл җирлегеннән 40 кешене берләштергән  парламент яшьләре  тәүге киңәшмәләренә бер-берсе белән якыннан танышырга һәм  үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләшергә җыелдылар.

Яшьләр парламентына яңа әгъзаларны кабул итү  чын сайлаулар формасында үткән. Тиешле таләпләр буенча районда яшәүче 18-30 яшьлек егет-кызлардан 46 заявка кабул ителеп, шулардан 40 кандидат  сайлап алынган. ”Парламент һәрбер авыл  җирлегеннән лидер яшьләребезне берләштерә. Алар белән алдагы 5 елда яшьләрне борчыган мәсьәләләрне барлап, уртага салып сөйләшергә, фикерләшергә,  район күләмендә хәл итә алмасак, республика дәрәҗәсенә күтәреп, уңай чишелеш табарга тиешбез. Яшьләрнең активлыгы һәм күп нәрсәгә  шәхси инициативалары да сорала,- диде үзенең кереш чыгышында районның   Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов.  Ул райондагы яшьләребезне   борчыган кайбер мәсьәләләргә тукталды, күбесен тормышка ашыруда быел пандемиянең  комачау итүен дә телгә алды.  Шулай ук  Сабада яшьләр үзәге булмавын,  алдагы 2 елда бу мәсьәләне дә хәл итү бурычы куелуын әйтеп узды. Район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов та парламент яшьләренә зур җаваплылык йөкләнүенә басым ясады. “Яшьләрнең көндәлек тормышларында да төрле проблемалар килеп чыгарга  мөмкин, аларны нәкъ менә  монда күтәрәсе, без аларны  район советы депутатларына да  тәкъдим итәргә тиеш булабыз, үзебездән сайланган вәкил Дәүләт Советына да тәкъдим итә алачак. Проблемалар аяк астында. Сез шуларны күрә белергә  тиешле кешеләр,  инициативаны кулга алып,  җиңне сызганып эшлисе генә, -диде ул. Утырышның көн тәртибе буенча  иң элек яшьләр парламенты рәисен сайладылар. Бу вазыйфага кабаттан Айнур Хәлиев кандидатурасы тәкъдим ителде һәм яшьләр арасында бер тавыштан хуплау тапты. Шулай ук парламентның мәгариф буенча  (рәисе Антон Никифоров), мәдәният (Адилә Хабибуллина), авыл хуҗалыгы (Марат Баһманов), техник үсеш (Марат Заһидуллин), спорт һәм туризм буенча (Марат Кәримов) комиссияләре төзелде, һәрберсендә 7 шәр әгъза билгеләнде. Айнур Хәлиевның урынбасарлары- Шәмәрдәннең  “Яшьлек” үзәгеннән Альберт Вәлиев белән Тимершык авыл җирлегеннән Алинә Гарифуллина да үзләренә шундый ышаныч белдерүләренә рәхмәт әйтеп, җавап сүзе белән чыгыш ясадылар.”Парламентның төп максатларының берсе- яшьләрнең буш вакытларын файдалы һәм нәтиҗәле үткәрү. Ләкин  күп вакытыбыз  социаль челтәрләрдә, смартфоннарга алданып үтә.  Яшьләр парламентының инстаграмда үз аккаунты бар, безгә  шуны активлаштырырга, яшьләр белән  туры эфирларлар үткәрергә,  махсус бүлек булдырып, яшьләрдән сорау- тәкъдимнәр кабул итәргә кирәк. Белгечләр җавап бирсәләр дә яхшы. Төрле челенджлар, марафоннар үткәрү дә нәтиҗәле булыр иде. Без яшьләрне социаль челтәрләрдән берничек тә йолып ала алмыйбыз. Шуңа да  аларның шунда булган вакытларыннан без дә файдалана белик. Бу ике як өчен дә отышлы булачак,- диде Алинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев