Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЯУЛЫКЛЫ, ТҮБӘТӘЙЛЕ САБАНТУЙ

Бу атна ахырында, төгәлрәге 21 июль көнне Саба мөх­тәсибәте тарафыннан Лесхоз бистәсендә мөселман Сабан туе үт­кәреләчәк.

Программада шулай ук милли уеннар, традицион спорт ярышлары, дини конкурслар, викториналар үткәрү күздә тотыла. Балалар өчен бәйгеләр аерым оештырылачак. Бәйрәмгә килүчеләрнең Ислам кануннары буенча киенүләре шарт, дип хәбәр итә оештыручылар, ягъни хатын-кызлар яулыктан, озын җиңле, озын итәкле күлмәктән, ирләр түбәтәйдән булырга тиеш. Шулай ук Сабантуена бүләк (бирнә) белән килү хуплана. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Балаларыгыз, гаиләләрегез белән бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев