Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары –Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында “Изге Вәли көне”

Гашыйклар көне өлкәннәр тарафыннан да, балалар арасында да бәйрәм көн итеп санала.

14 нче февраль көнне “Югары Утар балалар йортында тәрбияче Галимҗанова Ф. Җитәкчелегендә балалар белән “Изге Вәли” көне билгеләп үтелде. Бәйрәм уен-конкурс формасында узды.

Чараның максаты:

  • Балалар өчен бәйрәм атмосферасын булдыру;
  • Бер-берең белән дус мөнәсәбәттә булу, коллективта тату итеп эшли алуны үстерү;

Конкурс программасы борышында актив катнашкан балалрга “йөрәкләр”тапшырылды.

Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар “Бәхетле йөз”, Татлы пар”, Парын әйт” һәм башка уеннарда катнаштылар. Берникадәр вакытта алар кулинарлар да булдылар. Тәрбияче азык-төлек исемнәрен атады, ә балалар аларның нинди төргә керүләрен әйттеләр.

Иң күп йөрәк җыйган балалар Дима белән Рәсим булды.

Конкурстан соң балалар бер-берсен бәйрәм белән котладылар һәм үз куллары белән ясалган валентинкаларын бүләк иттеләр. Бәйрәм азагында тәмле ризыклар белән сыйландылар.

Бәйрәмебез бик зур булмасада, ләкин бик күңелле үтте.

 

 

Югары –Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында  “Тылсымлы экият геройлары” рэсем конкурсы.

 

15 февральдэ Югары Утар балалар йортында «Тылсымлы әкият геройлары» дип исемләнгэн конкурс уткәрелде.

Бу конкурсның максаты : яраткан әкият  геройлары белән таныштыру; мөстәкыйль фикерләу сәләтен устереп әкият геройларына карата үз фикереңне белдеру; әкият аша балаларда яхшылык, намуслылык, гаделлек сыйфатлары тәрбияләу.

Балалар бик теләп әкият геройларын ясадылар. Аларның рәсемнәрендә күпчелек төлке, бүре һәм аккошлар сүрәтләнгән иде. Бу конкурс аларга бик ошады.


Югары –Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернаты

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев