Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә

Узган җомгада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Мәктәп урамында 15­18 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операцисе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 28 йөртүчегә беркетмә төзеделәр.

 Өч сәгать дәвамында 170кә  якын  автомобиль туктатылды. Нигездә укылмый торган номер билгеләре белән йөрүчеләр, иминлек каешларын эләктермәүчеләр, балаларын махсус  утыргычларда йөртмәүчеләр, ОСАГО килешүе рәсмиләштермәүчеләр  ачыкланды.  Бер   йөртүче махсус  җайланмасыз руль артында  телефоннан сөйләшеп барганы, тагын берсе “зебра”да җәяүлегә  юл бирмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылды.

* * *

Апрель  аенда район юлларында спиртлы эчемлекләр  кулланган хәлдә
 техника белән идарә иткән 11  йөртүче тоткарланды. Шуларның дүртесе – Шәмәрдәндә, бишесе – Сабада, икесе – Иләбәр һәм Сабабаш авылларында  яшәүчеләр һәм кичтән хәйран исерек булган кешеләр.  Әйтик, Саба–Лесхоз юлында тоткарланган йөртүчедә 1,039 промилле алкоголь барлыгы  ачыклана.  Юл­транспорт  вакыйгасы урынын  калдырып  киткәне өчен  машина  йөртү таныклыгыннан  мәхрүм ителгән булган   Шәмәрдәндә яшәүче хатын­кызда да 0,6 промилле  алкоголь табыла.   Кыңгыр эше  өчен инспекция   күзәтүенә  алынган 1991 елгы  Саба  кешесе  Ф. да  11 апрельдә  аек булмаган хәлдә” Ларгус”ка  утырырга  җөрьәт иткән булып  чыкты.


Фото: www.pixabay.com | Chronomarchie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев