Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте иминлеге көне

6 нчы декабрь көнне 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында ДБУ-ның Саба территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г. Н. катнашында «Юл хәрәкәте иминлеге» көне узды.

Чара барышында тәрбиячеләр балалар белән куркынычсызлык мәсьәләләре турында интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлеге мөмкинлекләрен күрсәттеләр, «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен Зебрик белән бергә» дигән квест-уен үткәрделәр. Шулай ук «Светофор в лесу» әкияте күрсәтелде,  балалар һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча эш нәтиҗәләре ясалды. Ягафарова Г. Н. үткәрелгән чараны югары бәяләде, әлеге теманы мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады һәм төркемнәргә әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләү өчен бүләкләр тапшырды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев