Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбат мәдәният йортында Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде

27 нче ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында "Театр яктылыкка, нурга илтә" район конкурсы кысаларында спектакль куелды. Тамашачылар игътибарына Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде.

«Кичер мине, әнкәй» - гаилә кыйммәтләрен, ата-ана, бала хакын алгы планга куйган спектакль. 16 яшьлек Миргаянның тормышы яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Әмма бер көйгә генә аккан яшәү рәвешен кинәт кайтып төшкән Дилфүзә боза. Егет кайсы юлны сайлар, аңа ни кадерле, дуамал яшь күңелнең төбендә ниләр ята, вакыйгалар көтелмәгән борылыш ала — спектакль тамашачының игътибарын ахыргача киеренке халәттә тотты.

Рольләрне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы мөдирләре, китапханәче һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарды. Тамашачылар күмәк торып, сәхнәгә чыккан актерларга башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен белдереп, бик озак алкышладылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев