Кино-театр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Су анасы» турында Татарстанда беренче блокбастер төшерелде
Выборг шәһәрендә 10 август көнне үтәчәк “Европага тәрәрзә” кинофестивалендә “Водяная” фильмы тәкъдим ителәчәк. Әлеге блокбастер Татарстанда төшерелгән беренче хезмәт. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин.
-
Татарстандагы ташландык чиркәүдә Идел буендагы ачлык турында фильм төшергәннәр
Питрәч районындагы ташландык таш чиркәү 1904 елда төзелгән һәм анда Печера Изге Ана иконасы саклаган.
-
“Ак чәчәкләр” фильмы герое Динар Хөснетдинов яңа фильмда төште
Продюсер Миләүшә Айтуганова “Остазбикә” фильмын төшерә.
-
Казанда күренекле актер Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта куелачак
Мемориаль такта Татарстан урамындагы 7нче йортның фасадына урнаштырылачак.
-
Татарстанның ике театры Алтай театр фестивалендә катнаша
В.С.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивале Барнаулда 25-30 сентябрьдә уза.
-
Камал театры легендар спектакльләренең видеоязмаларын күрсәтүне дәвам итәчәк
Камал театрының социаль челтәрләрдәге битләрендә, сайлау өчен, 10 спектакльдән торган исемлек тәкъдим ителгән.
-
Казанда “Әпипә” беренче татар мюзиклы төшереләчәк
Продюсер Миләүшә Айтуганова мюзиклның прокатта уңыш казаначагына ышана.
-
30 июль - 5 август көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Театрлар җәйге ялда. Август аенда Казанда Салават Фәтхетдиновның утызынчы концерт сезоны үтә.
-
Татарстан районнарында V Бөтендөнья урам киносы фестивале кыска фильмнары күрсәтеләчәк
Проектта Азнакай, Балтач, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш һәм башка район үзәкләре катнаша.
-
Ике хатынлылык темасына багышланган «Остазбикә» фильмында кемнәр уйнаячагы билгеле
Фильм “Татаркино” хисабына Буа районында төшерелә.
-
Тинчурин театрынының 3 артисты зур исемгә лаек булды
ТР Президенты указы нигезендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары мактаулы исемгә лаек булдылар.
-
“Сөембикә” операсында ханбикә ролен - Гульнора Гатина, Шаһгалине Филүс Каһиров башкарачак
Спектакльнең премьера көннәре – 26 һәм 27 сентябрь.
-
16 - 22 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Театрлар җәйге ялда. Изге Болгарда – “Иман моңы” фестивале һәм Казан Кремлендә джаз фестивале була.
-
Үзебезнекеләр уянды
Елдагыча сентябрьнең беренче атнасында Казан мөселман кинофестивале узачак. Быел ул нинди яңалыклары белән куандырыр соң? “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, быел 60ка якын илдән 1000гә якын гариза кабул иткәннәр. Нәтиҗәдә кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкчелегендәге жюри 65 картинаны конкурска кабул итеп алган. Төп номинацияләргә 10ар кино сайлап алсалар, “Милли кино” дигән бүлеккә 15 картина кергән. Миләүшә Айтуганова моны, үзебезнең кинематографистларның җиң сызганып эшләве нәтиҗәсе, дип бәяләде.
-
9 – 15 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Театрлар җәйге ялда. Казанда татарча спектакльләр Кариев театрында гына бара.