Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казанда күренекле актер Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта куелачак

Мемориаль такта Татарстан урамындагы 7нче йортның фасадына урнаштырылачак.

Казанда СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта куелачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, мемориаль такта, мәшһүр артистның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Татарстан урамындагы 7нче йортның фасадына урнаштырылачак. СССРның халык артисты 1981-2005 елларда шушы йортта яшәгән.

Мәшһүр артистның истәлеген мәңгеләштерү турындагы тәкъдим Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан килгән. 624нче карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

  • Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 нче елның 28 октябрендә Казанда дөньяга килә, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләп ала. 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанга килеп театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда тәмамлый, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.

Шәүкәт Биктимиров йөздән артык төрле характердагы рольләрне зур осталык белән уйнап башкара, ләкин аны тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, актерны шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның югары дәрәҗәдә талантлы итеп геройны тулаем ача белүгә бәйледер. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
 

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев