Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Гөлнара Бариева: “Үз эшемнән үзем илһам алам”

Ул – районыбызда үз сумкалар брендын булдырган, хатын-кызларыбыз өчен чын күннән милли аксессуар  иҗат итүче алтын куллы райондашыбыз. Гөлнара һөнәре буенча бухгалтер, гаиләсендә уңган хуҗабикә, ике бала анасы.

Саннар дөньясыннан арынган арада кулына энә белән җеп ала һәм, үзе әйтүенчә, онытылып иҗат эшенә чума. 2020 елда райондашыбызның исеме Татарстан Республикасы һөнәрчеләренең дәүләт реестрына кертелгән. Яраткан шөгыле турында кул эше остасының үзеннән сораштырдык.

– Гөлнара, әңгәмәне гадәти булмаган сораудан башлыйк әле, хатын-кызлар белән ара­лашканда, сез  аларның тыш­кы кыяфәтенә игътибар итә­сезме?

– Мин, иң беренче чиратта, ха­тын-кызның үз-үзен ничек тотышына, аның синең белән ничек аралашуына игътибар итәм. Кеше турындагы беренчел фикер, уй-тойгыларым нәкъ менә шуннан килеп чыга. Хатын-кызның төс-кыяфәтен, нинди киемдә булуын  истә калдырмаска да мөмкинмен.

– Сезнеңчә, авылда яшәүче хатын-кызлар да кулларына нәфис сумочкалар тотып, заманча киенеп йөри алалармы?

– Әлбәттә! Безнең авыл ханымнары да зәвыклы киенә белә, үз-үзләренә вакыт та, акча да кызганмыйлар дияр идем. Хәер, шә­һәрдә яшисеңме син, авылдамы – мөһим түгел, матурлыкка омтылу,  гореф-гадәтләргә, милли бизәкләргә  тугры булу ул һәр кешенең йөрәгеннән һәм күңеленнән килә. Мин үзем дә хәзерге заман татар дизай­нерларының әйберләрен яратып кулланам, барысы да көндәлек образларыма туры килә. Шулай да мин теккән сумкалар нәзәкатьле, нәфис затлар өчен дияр идем. Анда батон яки балалар подгузнигы саласы килмәсен иде. Сумка ул хатын-кызны бизәргә, кыяфәтен матурларга тиеш.

– Сумка тегү эшенә ничек тотындыгыз? Бу хыял каян барлыкка килде?

– Мин тегү эше белән күп­тәннән мавыгам инде. Урын-җир кирәк-яраклары, кызыма, үземә киемнәр тектем. Әмма күн белән эш иткәнем булмады. Казандагы BULGARI иҗат мастерское турында ишеттем дә, кызыксынып шунда махсус курслар үттем. Анда безгә осталык нигезләре бирелде – уникаль Казан җөен һәм 1500 еллык тарихы булган күн мозаикасын өйрәттеләр. Менә шуннан бирле күн белән эш итмәгән  бер генә көнем дә юк. Сәнгать белемем булмаса да, сумка дизайнын үзем эшлим, рәсемнәрен уйлап табам. Кайбер идеяләр эш барышында туа. Кул эше белән мавыгучылар мине аңлар. Бу иҗади процесс, аннан ләззәт аласың, һәм үзеңне аерым кысаларга кертәсе килми.

– Сез сумкаларыгызда  милли бизәкләргә зур әһәмият бирәсез...

– Әйе, бу минем рухыма бик якын. Озак вакытлар безнең һөнәрчелек, гамәли сәнгать, гомумән, кул җылысы белән башкарыла торган эшләнмәләргә  әллә ни зур әһәмият бирелмәде. Һәм менә соңгы вакытта мин кулдан эшләнгән һәр нәрсәгә зур кызыксыну артуын  күрәм. Миңа традицион татар орнаментының көндәлек эшләнмәләрдә – сумка, аяк киемнәре, кием-салымда актив  кулланыла башлавы ошый. Тарихи образларны яңадан торгызу мәҗбүри түгел, сезгә ошаса, көн саен әйләнә-тирәгездә милли колорит үрнәкләре булдырырга мөмкин.

– Бер сумка тегү өчен күпме вакыт кирәк? Һәм сезне бу эшкә нәрсә илһамландыра?

–Иҗат белән мин төп хезмә­темнән һәм йорт эшләреннән бушаган арада гына   шөгыльләнәм. Сумка өчен бер үрнәк чигүгә 7-10 көн вакыт китә. Аннары ул бер тәүлеккә агачка тарттырыла. Бер сумкага 2 атна вакыт китәргә мөмкин. Мине күн белән эшләү процессы илһамландыра.  Минем өчен бу бизнес түгел, җаныма ләззәт китерә торган хобби гына. Шулай ял итәм мин.  Башта рәсемне күз алдына китерәсең, аннары төсләр, җепләр сайлыйсың, чигәсең, кирәкле фурнитураны сайлап аласың һәм нәтиҗәдә кулдан эшләнгән һәм башка тиңе булмаган иҗат җимеше килеп чыга.

–  Коллекциягездә ничә сумка булды инде?

– Санаганым булмады. Хәзер инде заказлар да алмыйм. Сумка тектерергә теләүчеләр бик күп, ләкин һәркем дә бу хезмәтнең авырлыгын, күп көч  һәм вакыт таләп итүен аңламый шул.  Аннары мин үземә ошаган, күңелем кабул иткән үрнәкләр белән, ашыкмый, җайлап кына эш итәргә яратам. Киләчәктә әзер эшләнмәләр белән берәр ярминкәгә яки күргәзмәгә чыгарга планлаштырам.

– Иҗат белән кызыксынучылар һәм үз эшләрен башларга теләүчеләр өчен нинди киңәшләр бирер идегез?

 – Иҗат эше кемгә нәрсә өчен кирәк бит инде. Минем өчен бу, мәсәлән, хобби. Әгәр кемдер өчен бу өстәмә акча эшләү ысулы икән, барлык плюс-минусларны карап, чыгымнарны дөрес итеп исәпләп чыгарырга кирәк, аннары өмет-ышанычлар өзелерлек булмасын. Һәм, әлбәттә инде, үз һөнәреңне яратып, күңел биреп башкарырга кирәк, шул вакытта гына  нәтиҗәсе көтелгәннән дә яхшы килеп чыгачак.

 

Әңгәмәдәш – Илмира Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев