Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Рөстәм Ибраһимов: “Заказлар хәтта Саратовтан да килә”

Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык, ди халкыбыз. Байлар Сабасында яшәүче Рөстәм Ибраһимов мең төрле һөнәр остасы гына түгел,  кыйммәтле гәүһәр иясе дә. 

Матурлыкка гашыйк Рөстәм кечкенәдән  тимер эшләренә тартыла, яшьтән эретеп ябыштыру нечкәлекләренә өйрәнеп, үзен бу өлкәдә сынап карый. Тырыш, булдыклы егет тимерне үзенә буйсындыра алуына инангач, 2020 елда үзмәшгуль булып теркәлеп,  төрле эшләнмәләр ясауга керешә. Бүген Рөстәм Ибраһимов югары зәвык белән ясаган шашлык пешерү өчен мангаллар, эскәмияләр, атынгычлар, чәчәк-гөлләр кую җайланмалары, япмалар (навес)  күпләрнең йорт-җирләрен бизи, затлылык, купшылык өсти.

Тынгысыз Рөстәм бер урында гына тора торганнардан түгел: ул ясаган үзенчәлекле, матур бизәкле чардуганнарны хәтта Саратов шәһәреннән дә килеп алалар. «Үзегездә генә юк мени, дигәч, бездә, беренчедән, кыйммәт, икенчедән, мондый матур чардуганнар тапмадык», - дип җавап биргәннәр.

Әлбәттә, беренче чиратта сыйфатка зур игътибар бирелә, ә матурлау, бизәүгә Рөстәм бөтен осталыгын, фантазиясен куша. “Тимер эше шулай ук иҗат процессы ул”, - ди оста. Сүз дә юк, иҗадый сәләтең булмаганда, тимерне күз явын алырдай чәчкәгә әйләндереп булыр идеме? Рөстәм ясаячак  конструкцияләренең эскизын, узорларын иң элек күз алдына китереп, кәгазь битенә төшерергә ашыга, кайберләре тулаем заказ бирүченең теләге буенча эшләнә.

Һәр товарның, һәр останың үз сатып алучысы бар. Конкуренция тагын да үсәргә, камилләшергә генә ярдәм итә. Тимер кадәр тимерне  бөгү, буйсындыру  өчен  Рөстәм кебек көчле характерлы булуың да  шарт. Чөнки тимердән гөлләр кою сәләте һәркемгә дә бирелми. Әлбәттә,  тырыш гаилә башлыгына яраткан эшендә илһамны җәмәгате Алсу, кызлары Сәидә һәм Әминә дә өсти. 

“Хәстәрле хуҗалар заказларын кыш  көне биреп кую ягын карыйлар. Чөнки теләгән товар  яз башында ук әзер була. Мәсәлән, эскәмияләргә, мангалларга язгы чорда сорау зур. Чардуганнар да гадәттә  язын алыштырыла.  Шуңа да заказларны кышын иркен вакытта бирү отышлы дияр идем», – ди Рөстәм Ибраһимов.

 

Рөстәм киләчәктә остаханәсен тагын да зурайту хыяллары белән яши. Әлбәттә, әлеге булдыклы, тәвәккәл ир-атның хыяллары чынга ашасына шик юк.

Заказлар өчен телефон: +79270362075.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев