Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Буранда

Тәнне үтәли тишә җил, Һөҗүмдә буран явы. Өй кыегына сөялеп Үсеп килә кар тавы.

Тау сыртыннан тәгәрәшеп

Балалар төшәр инде.

Бит алмалары салкыннан

Кызарып пешәр инде.

Шук малайлар кыз баланың

Алмасын тешләр инде.

Бит алмасы тешләнгән кыз

Еламый нишләр инде!?

...Әй, бу кышның бураннары,

Әллә ниләр уйлата.

"Синең хактагы уйларым

Яшьлеккә алып кайта"...

Хәтерем киңлекләрендә

И, дулый, улый буран...

...Бит тешләткән кызны кочып

Буранда басып торам.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран