Еллар тәгәрмәче
Шигъри дулкын

Еллар тәгәрмәче

Сөмбелә Ибраһимова

Еллар тәгәрмәче кай арада

Кышка кереп килә тәгәрәп?!

Үткән көннәр калсын хәтер булып,

Өр Яңа ел, уз, син, түргәрәк!

 

Бар кайгылар, борчу-мәшәкатьләр

Тәгәрмәчтән кубып коелсын.

Өмет тулы һәр күз карашыннан

Караңгы төн якты тоелсын.

 

Ишекләрне каксын тик сөенеч,

Изге хәбәр җилләр китерсен.

 Яңа елга кергән чакта һәркем

Тәбрикләсен кочып бер-берсен.

 

Тәңкә карлар төшсен бөтерелеп,

Урман-кырлар торсын нурланып.

Җимлекләргә салган сыйны күреп,

Кошлар чыркылдашсын куанып.

 

Югалтудан түгел, табышлардан

Шатлык яше тулсын күзләргә.

Еллар тәгәрмәче тигез чапсын,

Бәхет илтсен һәрбер өйләргә.

 

Фото: pixabay.com


Нет комментариев