Гомер юлын узу өчен бәхет кирәк,  бәхет тәмен тату өчен сөю кирәк!
Шигъри дулкын

Гомер юлын узу өчен бәхет кирәк, бәхет тәмен тату өчен сөю кирәк!

Шигъри тәлгәшләр

 

Гомер юлын узу  өчен бәхет кирәк,

Бәхет тәмен тату өчен гомер кирәк.

 Гомергә бер, насыйп ярга гашыйк булып,

Кайнар сөю утларында яну кирәк.

 

Тулы бәхет чыганагы – мәхәббәттер,

Ә мәхәббәт – очып-кунар күбәләктер.

Шул күбәләк кунмый китсә йөрәгеңә,

Җан әрнүе гомерлеккә җитәрлектер.

 

Мәхәббәтсез узган гомер бәхетмени?

Яратусыз яшәлгән көн ул көнмени?

Сау булып та, яратудан мәхрүм булып

Узган гомер үкенечле түгелмени?

 

Мәхәббәтсез яшәүчеләр әллә әзме?

Яши алар гомер буе өмет өзми:

"Килер бер көн-сөю шәме яначак!" - дип;

Гомер шәме сүнеп куя кайчак, түзми…

 

Гомер юлын узу өчен бәхет кирәк,

Бәхет тәмен тату өчен сөю кирәк!

Җирне, күкне, кешеләрне яратырга,

Яратылып яшәргә бит гомер кирәк!

Әлфинур  Вафина.


Нет комментариев