Саба таңнары

Сабинский район

18+
Шигъри дулкын

Яшәү гомере

Шигъри дулкында

Яшәү гомерен өч өлешкә бүләм:
Балачагың- яшьлек-картлыгың...
Мәшәкате- борчу гына түгел.
Бар бәхете аның, шатлыгы!

Дөньяның бар рәхәте:
Ул - кадерле балачак!
Шул чактагы мизгелләрне
Уйдан кичерәсең кайчак...

Яшәешнең иң матуры,
Мөгаен, яшьлек чоры
Беркайчан да китмәс диеп,
Һаман уйлыйсың шуны...

Гомер көзенә кергәндә
Кабат барын барлыйсың...
Гомерең зая узмаганны
Яши -яши аңлыйсың!

Яшәү матур - яши белсәң,
Тормыш- үзе могҗиза!
Аннан канәгать булмасаң,
Бирер сиңа мең җәза!

Яшәү бит ул төрле яклы,
Тормыш тора сагыштан.
Матурлыкны күреп яшә-
Ямь табарсың тормыштан!

Яшәү ямен тоеп яшә,
Эзләрең калсын җирдә!
Кыйблаңны дөрес тапмасаң,
Яшәвең кирәк нигә?!

Күңелең- шат, җаның тыныч,
Булсаң син сау - сәламәт,
Яшәү ямең матурланыр
Һәм дә иңәр бәрәкәт!
Миннегөл Манихова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев