Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Күзләр сере

Шигъри дулкыннарда

Күзләр –  күңел күрке, диләр,
Күзләр – күңел көзгесе.
Мең йозактагы йөрәкнең
Чагылышы, өлгесе.

Күзләрдә – күңел халәте,
Уй-хисләр өермәсе.
Иң тирәндә яшеренгән 
Холкыңның күчермәсе.

Күзләр  күрә генә,  диләр,
Күзләр дә сөйли белә!
Сагыш сарган моңлы караш
 Кайчак йөрәкне телә. 

Бер караш хәл итә кайчак,
Сүзләр дә берни тормый.
Серне яшереп булса да, 
Күзне яшереп булмый.

Күзләр – күңел сакчысы ул,
 Күзләр – күңел капкасы.
Ялгышып та күңел биген
Чит-ят куллар какмасын.
Фәридә Вилданова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев