Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

 Мөселманның изге гает көнне- шомлы хәбәр күмде иртәне...

(Бу шигырем остазыбыз Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның  рухына дога булып ирешсен иде!)

       ..Зыялылык иде җанында...

 

 Мөселманның изге гает көнне,

Шомлы хәбәр күмде иртәне.

Ышанмады күңел. Бу сагыштан

Гүя таулар басты җилкәне.

 

Асыл затын, бөек зыялысын

Югалтты шул Саба төбәге.

Соңгы тамчы өметенә кадәр

“Каләм ” диеп типте йөрәге.

 

Тарих  төпкелләрен актарды ул,

Дастаннарга кергән Сабаның.

Гасырларга барыр изге эшне –

Елъязмасын язды ул аның.

 

Хак каләмен тугры юлдаш итеп,

Даһиларча хезмәт күрсәтте.

Үзеңнән соң эзең калсын диеп,

Калдырды ул матур үрнәкне.

 

Тынгысыз җан иде. Гади, ипле,

Зыялылык акты канында.

Кадерләрен белеп бетердекме?

Бөек затның исән чагында.

 

Юмор җанлы иде, бу дөньяга

Мәзәк аша карый белде ул.

Тормышларның беркем тоялмаган

 Нечкәлеген оста күрде ул.

 

Иҗат дәрте ташып торган чакта

Сүнде каләм. Бүтән кабынмас.

Аныкыдай илһам нуры чәчкән

Бүтән инде каләм табылмас.

 

Саба илен киң дөньяга зурлап

Танытучы шәхес булды ул!

Бөек хезмәт – китаплары белән

Үз-үзенә һәйкәл куйды ул!!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев