Шигъри дулкыннарда
Сабантуйлар килде әйләнеп,
Хатирәләр белән бәйләнеп.
Сабан тургайлары җыр суза,
Бу гомерләр бигрәк тиз уза.
Бәйрәм рухы белән яшәреп,
Ел үткәнне сизми яшәдек.
Яшел келәм күмде кырларны –
Игенчегә юллыйк җырларны.
Без көрәшле халык, хезмәтле,
Хезмәт белән яулап хөрмәтне.
Тырыш халкым мәйдан түрендә
– Куанычлар хисе күңелдә.
Сабантуйлар килде җиһанга,
Уен-көлке, җыр-моң, нур анда!
Мәйдан күрке– көрәш, бил алыш,
Батырларны әйди бу ярыш.
Келәмнәрдә уйный сөлгеләр,
Әйтерсең лә көмеш сөңгеләр.
Мәйдан кыза – олы тамаша,
Бу ямьнәрдән күзләр камаша.
Сабантуйлар – милләт бизәге,
Колач җәеп илләр гизә ул.
Илем-җирем торса ямьләнеп,
Сабантуйлар килер әйләнеп.
Фәридә Вилданова.
Фотода: Сабаның Киров урамында бирнә җыю күренеше


Нет комментариев