Реклама
Сәламәтлек кулда чакта Ычкындырма, тот икән.
Авырып ятулардан да
Авыр нәрсә юк икән.
Күңел дә сүрелә икән,
Салына икән җилкәң.
Дусларың да килми башлый-
Кирәгең бетә икән.
Тормышның бөтен тоткасы
Дан да түгел,
Мал да түгел,
Сәламәтлектә икән.
З.Шәйхетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз