Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Яңгырларың яудыр, ходаем?!

(2010 елгы корылыктан соң туган шигырь)

Нинди җәза, нинди ләгънәт?

Корылыктан сулган табигать.

Бар тереклек сусыз тилмерә,

Шик-шөбһәләр җанны кимерә.

Яңгыр көтә күптән үләннәр,

Яшелчәләр башын игәннәр.

Көтүлекләр кибеп көйгәннәр,

Игенкәйләр тумый үлгәннәр.

Яңгыр тели һәр җан, һәр җисем,

Нигә инде көткәч килмисең?

И, ходаем, тилмергәннәргә

Нигә яңгырыңны бирмисең?!

Ничек чыгар кышны терлекләр?

Җан асрармы җанвар-киекләр?

Табигатьнең мәрхәмәтенә

Аклансыннар иде өметләр

Яусын инде, яусын яңгырлар,

Юылсыннар бөтен моң-зарлар.

Әй, кешеләр, үзгәрергә әле,

Уйланырга әле вакыт бар.

Гөлнара Нургаязова.

Тимершык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X