Көчле рухлылар спортта берләште
Спорт яңалыклары

Көчле рухлылар спортта берләште

Узган атнада “Саба-Арена” спорт мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Рәисенең II Кубогы ярышларының II этабы узды. Турнирны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы, спорт министрлыгы Саба районы хакимияте катнашында быел икенче тапкыр оештыра.

Саба районында Республика Рәисе Кубогына ветераннар арасында спорт уеннары старт алды

Ярышларга республикабызның 29 муниципаль районыннан 90га якын спортчы килде. Уеннар башланып киткәнче, ир-егетләр башка районнардан килүче ветераннар белән аралаштылар, кемдер катнашучылар арасында танышларын эзләде. Сөйләшер сүзләре күп. Әмма сүзсез генә аңышкан мизгелләр күбрәк тә булгандыр. Күңелдәге яраларны кузгатасы килмәүдән түгел бу. Монда килүчеләрнең һәркайсының үз язмышы. Беренче мәлдә протез кигән яки инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче яшь егетләрне күргәч үзең дә югалып каласың. Үлем белән күзгә-күз очрашып та яшәү көчен югалтмаган бу батыр  егетләрне кызганудан  түгел, сокланудан күңелләр нечкәрә...

Турнирның тантаналы өлешендә чарада катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының республика филиалы җитәкчесе урынбасары Адилә Шәяхмәдова сәламләде. 

"Республика Рәисе Кубогы кебек мөһим турнирны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Авыр сынаулар аша үткән ветераннарыбыз какшамас ихтыяр көче үрнәге күрсәтәләр. Бу Кубок сезнең өчен тормыш авырлыклары өстеннән тагын бер җиңү булсын. Иң көчлесе җиңсен!", - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга  Рәис Нургали улы. «Бүгенге ярышлар спорт осталыгын тикшерү генә түгел, ә ветераннар арасында аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм сугышчан дуслыкны ныгыту өчен дә мөһим мәйданчык булачак. Барыгызга да гадел көрәш, лаеклы көндәшләр һәм, әлбәттә, ләззәтле уен телим»,– дип, министр урынбасары һәркемгә уңышлар теләде.

Тантаналы өлештән соң катнашучылар уен өстәлләре артында урын алды. Ярышлар 7 категориядә: ялгыз разрядта ишетмәүчеләр спорты; 1-5, 6-8 һәм 9-10 классларда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган ир-атлар арасында ялгыз разрядта (ПОДА); шулай ук «Күрмәүчеләр спорты», «Гомуми авыру» һәм “Абсолют спорт” категориясендә үткәрелде.

 “Быел командабыз белән 6 кеше катнашабыз. Үземнең теннис белән бер дә мавыккан юк иде. Узган елны да бу турнирга иптәшләремә теләктәшлек белдереп кенә килгәч, уйнарга да туры килде. Әмма 5 уенда да көндәшемә җиңелдем. Әле кемгә диген, ике аягы да протездан булган егеткә. Мин әйтәм, кеше аяксыз да уйный алгач, миннән ник булмый? Ел буе Фарход Усмановичка тренировкага йөрдем. Әле моннан тыш йөзү, шашка-шахмат, нарды уеннарында да катнашам, кыш көне чаңгыга басам»,- диде Саба командасының иң актив уенчысы Илдус Рәфыйков.

 

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Рәисенең II Кубогы ярышларының II этабы
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Рәисенең II Кубогы ярышларының II этабы 

Узган ел Илдусны җиңгән  егет -  Рүзәл Гыйниятуллин (Биектау командасы өчен чыгыш ясый) быел да турнирда катнаша. Ул бик аралашучан  егет булып чыкты.

“Махсус хәрби операциягә 2023 елның май аенда киттем, июль аенда янымда  снаряд шартлап ике аяксыз калдым. Беренче елны тернәкләнү бик авыр булды. Күңелне алга таба ничек яшәрмен дигән курку хисе бимазалады. 8 ай инвалид коляскасында хәрәкәтләндем. Мин үзем бер урында гына утырып тора торган егет түгел, гел хәрәкәт кирәк.Ничектер үземне кулга алдым, спорт белән шөгыльләнә башладым. Өйләндем, менә тиздән бәби көтәбез. Тормышка кайтуыма хатыным да бик ярдәм итте. Мондый гариплек алган кешеләрне кызганасы түгел, аларны аңлый- тыңлый белергә, яратырга, сабырлык күрсәтергә кирәк. Кызгану – көчсезләндерә, ярату - канатлар куя. Хәзер үзем кебекләргә тернәкләнергә һәм тормышка яраклашырга ярдәм итәм, протезлы булуда булышам”, – дип сөйләде Рүзәл.

«Җан, рух спорт белән дә савыга»

Уеннар туктап торган арада ветераннар Россиянең спорт мастерлары Сәъди Исмаилов һәм Дамира Әхмәтсафина катнашында өстәл теннисы буенча мастер-классны карадылар, иптәшләрчә матчларда күнегүләр ясадылар.

Абсолют зачетта 1нче урынны Питрәч районыннан килгән сугышчы- ветеран Азат Әкъзәмов яулады. Азат дошманның яңа гына күзәтү астына алынган биләмәләрендә яшеренү подразделениесендә хезмәт иткән. Чираттагы хәрби биремне үтәгәндә, каты яралана: бер пуля бронежилет астына эләгеп, умыртка сөяген үтәли тишә һәм оча сөяген чәрдәкли. Эвакуация группасы аны куркыныч зонадан алып чыга ала... Азат бик озак дәвалану юлы узган. Үзенең әйтүенә караганда, нәкъ менә спорт аның өчен тернәкләнү юлына төп юнәлеш бирә. Ярышларда иң яхшы нәтиҗә күрсәтү өчен атнага берничә тапкыр күнегүләргә йөри.

"Дарулар белән дәваланмый торган әйберләр бар. Җан, рух спорт белән дә савыга. Өстәл теннисы минем өчен чын дару булды. Игътибарыңны тупка, хәрәкәткә юнәлткәндә чирең турында да, кичерешләр турында да онытасың. Монда, өстәл артында, без барыбыз да тигез, җиңү бары синең ихтыярыңа гына бәйле!", - ди ул.

Ярышларга республикабызның 29 муниципаль районыннан 90га якын спортчы катнашты
Ярышларга республикабызның 29 муниципаль районыннан 90га якын спортчы катнашты

Ярышлар тәмам. Турнирның муниципаль этаплары республика районнарында октябрьгә кадәр, ә финал ярышлары декабрьдә Казанда узачак. Киләсе ярышлар 28 августка Мамадыш районында гер спорты һәм футзал буенча билгеләнгән. Әлеге ярышларда да батыр егетләребезгә уңышлар телик! 

Безнең белешмә: «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы»ның максаты махсус операциядә катнашучыларны спортка җәлеп итү, аларны социальләштерү һәм сәламәтлекләрен ныгыту һәм паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү.  Программага унбиш дисциплина кертелгән: волейбол, утырып волейбол, пауэрлифтинг, шахмат, кул көрәштерү, йөзү, пычак ыргыту, фиджитал-спорт, нардлар, футзал, гер спорты, өстәл теннисы, хоккей, следж-хоккей һәм ядрә белән ату. Ишетү, күрү сәләте бозылган һәм сәламәтлеге буенча башка чикләүләр булган спортчылар өчен аерым зачетлар каралган.


Нет комментариев