Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • «Монако» белән очрашу УНИКС өчен җиңелү белән тәмамланды

    Матч 78:84 исәбе белән төгәлләнде.

    «Монако» белән очрашу УНИКС баскетбол клубы өчен җиңелү белән тәмамланды. Кичә «Баскет-холл»да узган матч 78:84 исәбе белән төгәлләнде.

    Бу - УНИКСның быелгы сезонда топ-16 Еврокубок уеннарының икенче матчы. Беренче очрашу 8-нче гыйнварда казанлыларның Вильнюсның «Ритас» командасын җиңүе белән тәмамланган иде. Топ-16 Еврокубок кысаларында киләсе очрашу Татарстан башкаласында 22-нче гыйнварда узачак - Казан клубы баскетболчылары Истанбулның «Галатасарай» командасы белән очрашачак, дип хәбәр итә УНИКС матбугат хезмәте.

    Фото: kzn.ru

    Чыганак: kzn.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: