«Саба-Арена» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рамазан Аухадиев Казанда узган «Татарстан Республикасы өметләре» өстәл теннисы буенча төбәкара ярышларда 145 катнашучы арасында гомуми зачетта 25 нче урынны һәм районнар арасында 2 нче урынны алды.
26-28 августта Казанда өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" Төбәкара спорт ярышлары узды. «Саба-Арена» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бу зур һәм дәрәҗәле турнирда катнаштылар! 145 катнашучы (малайлар) арасыннан Рамазан Аухадиев гомуми зачетта 25 нче урында. Районнар арасында ул 2 нче урынны алды. «Татарстан Республикасы өметләре» турниры гадәттәгечә бу яшь категориясендә иң көчле теннисчыларны җыя, шуңа күрә андагы һәр матч — зур тәҗрибә һәм характерны тикшерү.
Тренеры Михаил Карамышев һәм Рамазан Аухадиевны бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа җиңүләргә ышаныч белән барырга, осталыкларын камилләштерүләрен телибез.


Нет комментариев