Өстәл теннисы бүлегендә Россия Федерациясе санитар-эпидемиологик хезмәте оешуга 104 ел тулуны билгеләп үтте
Өстәл теннисы бүлегендә Россия Федерациясе санитар-эпидемиологик хезмәте оешуга 104 ел тулуны билгеләп үттеләр. «Саба-Арена» спорт мәктәбендә 100дән артык катнашучыны берләштерде.
Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар-Саба муниципаль районы Башкарма комитетының башкарма Аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, Роспотребнадзорның Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Хәбибуллина, гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба филиалы баш табибы -Илдус Исмәгыйлев, Рәшит Сәүбән Улы Фатыйховның хатыны-Гөлназ Дамир кызы катнашты. Бүләкләү өлешендә акчалата бүләкләр,татлы призлар турнирда катнашучыларның һәрберсенә Роспотребнадзорның гигиена һәм эпидемиология үзәге коллективлары тарафыннан оештырылды.
Нет комментариев