Саба районы волейболчылары республика чемпионатында көмеш медаль яулады
Спорт яңалыклары

Саба районы волейболчылары республика чемпионатында көмеш медаль яулады

Волейбол буенча хатын-кызлар җыелмасын бик яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

 21-23 август көннәрендә Арчада «Сәләт» Спартакиадасы кысаларында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал уеннары узды. Саба районы җыелма командасы югары осталык, җиңүгә омтылыш һәм команда эшен күрсәтеп, мактаулы 2 нче урынны алды. Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз һәм алда  яңа уңышларга  ирешүегезне теләп калабыз.

Кубок безнеке!
Кубок безнеке!

 


Нет комментариев