Шәмәрдәндә кросста буыннар бердәмлеге: 200дән артык кеше стартка басты
Спорт яңалыклары

Шәмәрдәндә кросста буыннар бердәмлеге: 200дән артык кеше стартка басты

26 сентябрь көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге Шәмәрдән авылында «Милләтләр кроссы – 2026», «Татарстан кроссы – 2026» бөтенроссия йөгерү көнен оештырды

Кросста барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Спортчылар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып, өлкән яшьтәге спортчыларга кадәр барлык яшь төркемнәре вәкилләре бар иде. Ярышларны мәгариф учреждениеләре, төрле оешмалар хезмәткәрләре һәм район халкы актив рәвештә хуплады. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.  Без барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез һәм котлыйбыз!


Нет комментариев