Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккей командасы «Авангард» хоккейчыларына җиңелде

«Авангард» - «Ак Барс» исәбе - 3:0.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уйнады. Матч Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә үтте. Әлеге уенда 3:0 исбә белән «Авангард» өстенлек алды.

Ноябрь ахырында «Ак Барс» өчен тугыз ел уйнаган Эмиль Гарипов «Авангард»ка күчте. Әлеге уеннга ул команда составында икенче капкачы буларак язылган иде. Гарипов бозга чыкмады. Аннан кала, көндәш команда составында 2018 елда «Ак Барс»та Гагарин Кубогын җиңгән Роб Клинкхаммер һәм Алексей Потапов бар иде.

«Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье өчен бу уен Континенталь хоккей лигасында 100нчесе булды.

Беренче период. Уенның беренче минутында ук «Авангард» һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Унберенче минутта Сергей Широков гол кертте (2:0).

Өченче период. Алтынчы минутта Сергей Широков, «Ак Барс» капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:0).

Командалар составы:

«Авангард»:

Бобков (Гарипов);

Широков — Грачёв — Андригетто, Бондарев — Покка;

Клинкхаммер — Семёнов — Бек, Емелин — Франсон;

Дедунов — Стась — Потапов, Мартынов — Войнов;

Шумаков — Терещенко — Кошелев (Яремчук).

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — Кормье — Кара, Лямкин — Викстранд;

Э. Галимов — Тихонов — Зарипов, Журавлёв — Хенкель;

Дыняк — А. Галимов — Воронков, Рукавишников — Юдин;

Фрэттин — Основин — Ткачёв (Глухов), Фазылҗанов.

10-15 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасында командалар ял итәчәк, ул вакытта төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар була.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда Спорт сараенда ретро форматта үткәрәчәк. «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очрашачак. Матч 19 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев