Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккей командасы лидерларны җиңде

Казан хоккейчылары көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңделәр.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы “Татнефть-Арена” боз сараенда Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясе лидеры “Автомобилист” командасын җиңде. Уен “Ак Барс”лылар файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

Беренче период. Уенның дүртенче минутында “Автомобилист” һәҗүмчесе Найджел Доус исәпне ачып җибәрде, ул, кертелгән алкасы белән, бу сезонда беренче булып 50 очко җыйды (1:0). Унынчы минутта алка “Автомобилист” капкасына керде, ләкин видеокабатлаудан соң аның Роб Клинкхаммерның тимераягына бәрелеп кергәне ачыкланды, гол саналмады. Уникенче минутта, күпчелектә уйнаганда, Джастин Азеведо, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне тигезләштерде. (1:1).

Икенче период. Җиденче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Артём Михеев кертелгән алкасы белән командасын алга чыгарды (2:1).

Өченче период. Икенче минутта Артём Михеев, “Автомобилист” капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:1).

Командалар составы:
“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Азеведо – Зарипов, Яруллин – Марков;
Глухов – Попов – Галиев, Манухов – Батыршин;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Абросимов – Лямкин;
Ткачев – Основин – Клинкхаммер (Кара).

“Автомобилист”:
Коварж (Макаров);
Доус – Да Коста – Голышев, Гуркин – Вишневский;
Чесалин – Паре – Секстон, Мишарин – Мамкин;
Гареев – Кучерявенко – Хрипунов, Бодров– Лямин;
Обидин – Грачёв – Рассейкин, Переляев – Кольцов.

Киләсе уенны "Ак Барс" хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. 19 декабрь "Ак Барс" Магнитогорск шәһәренең “Металлург” командасын кабул итәчәк. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев