Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова «Олимпия стилендәге икона» интернет-бәйгесендә җиңү яулады

Җанатарлар үзләренең яраткан спортчылары өчен Халыкара Олимпия комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында тавыш бирде.

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова «Олимпия стилендәге икона» интернет-бәйгесендә җиңү яулады. Җанатарлар үзләренең яраткан спортчылары өчен Халыкара Олимпия комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында тавыш бирде.

Instagram социаль челтәрендә Заһитова ярымфиналда 100 метрга йөгерүдә ике тапкыр Олимпия чемпионы, Ямайка вәкиле Шелли-Энн Фрейзер-Прайсны артта калдырды.

Финалда исә Алинәнең җанатарлары сигез тапкыр Олимпия чемпионы, Ямайка спортчысы Усейн Болт фанатларыннан активрак булды.

Халыкара Олимпия комитеты шундый ук бәйгене Twitter социаль челтәрендә дә оештырды. Заһитованың җанатарлары анда да Заһитованы иң югары баскычка күтәрде. Әлеге социаль челтәрдә Алинә онлайн-конкурс финалында Американың фигуралы шуу остасы Джонни Вейрны артта калдырды.

Алинә Заһитова үз фанатларына теләктәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Минем өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Сез – иң яхшылары», - дип язган спортчы Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев