Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитованың сезонда беренче чыгышы — ВИДЕО

Татар кызы Алинә Заһитова яңа сезонны дөнья рекорды белән башлап җибәрде. Европа яки дөнья чемпионаты ук булмаса да, күңелдә барыбер горурлык хисе туа.

Быел февраль аенда Олимпия чемпионы булып танылган 16 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова яңа сезонның беренче чыгышын Германиядә узучы Nebelhorn Trophy турнирында башлап җибәрде. Алдан инде искәртелгәнчә, зур ярышларга ул «Призрак оперы» мюзиклындагы музыкага чыгыш белән әзерләнә. Иң беренче — кыска чыгышы белән үк Алинә дөнья рекорды куйды.

Шунысы кызык, аның тренеры Этери Тутберидзе шәкерте янында иде. Гәрчә, нәкъ шул ук вакытларда диярлек Чехиядә узучы юниорлар Гран-приенды Тутберидзеның үз кызы — Диана Дэвис та чыгыш ясады. Димәк, тренерның кемгә өмет баглаганы ачык күренеп тора.

Фото: скриншот

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Алинә Заһитованың сезонда беренче чыгышы

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев