Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Бүген «Ак Барс» командасының 19 яшьлек капкачысы беренче тапкыр бозга чыга

Әмир Мифтахов профессиональ хоккейда дүртенче сезонын уйный.

Казанның «Ак Барс» командасыының тренерлар штабы бүгенге уенда 19 яшьлек капкачы Әмир Мифтаховны беренче тапкыр бозга чыгарырга җыена. Бу хакта тренер Евгений Петровның белдерүенә сылтама белән Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әмир Мифтахов профессиональ хоккейда дүртенче сезонын үткәрә. 2016/2017 еллар сезоныннан башлап ул Яшьләр хоккей лигасы һәм Югары хоккей лигасы чемпионатларында «Ирбис» һәм «Барс» өчен 111 матч уздырды. Ул аларның бары икесендә генә «нуль»гә уйнады.

Дмитрий Квартальнов спортчыларының бүгенге көндәше – «Сочи» хоккей клубы. Ул Континенталь хоккей лигасы соңгы өч матчында оттырды һәм «Көнбатыш» конференциясендә тугызынчы урынны били. Шул ук вакытта оттырган һәр матчта Сочи командасы көндәшләр капкасына икешәр алка кертте.

Фото: ХК Барс

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X