Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Французлар Дөнья чемпионатын Казанда австралиялеләре җиңү белән башлады

Дидье Дешам уенчылары “соккеруз”ны 2:1 исәбе белән җиңде, җиңү китергән голны Поль Погб кертте.

Франция җыелма командасы, Австралия командасын җиңеп, Казанда Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты программасын ачты. Катлаулы матчта Дешам уенчылары “соккеруз”ны 2:1 исәбе белән җиңде. Җиңү китергән голны Поль Погб кертте.

  • Мәскәү, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләреннән соң, Казан Футбол буенча дөнья чемпионаты килгән бишенче шәһәр булды. Татарстан башкаласында мундиальнең өченче уен көне башланды.

Кайбер белгечләр, Франция җыелмасына Дөнья чемпионатында җиңү юрый, шуңа күрә австралияләрне алар алдындагы җитди киртә итеп күрүчеләр булмагандыр.

Австралия җанатарларын “Казан-Арена” трибуналарының хуҗасы итеп атарга була, ләкин уен кырында көндәшләренә карата үз тәртипләрен француз футболистлары урнаштырды.

Татарстан башкаласында дебют матчын карарга 41 279 җанатар килгән иде. Французлар, катлаулы матчта Австралия командасын җиңеп, Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионатында беренче җиңүне яулады.

Футбол, дөнья чемпионаты. Группа этабы, группа C. Беренче тур.

Франция — Австралия — 2:1 (0:0)

Голлар: Гризманн (58′, 1:0), Единак (62′, 1:1), Погба (81’, 2:1)

Сары карточкалар: Толиссо (76′) — Леки (13′), Рисдон (57′), Бехич (87′).

Франция: Льорис, Павар, Варан, Умтити, Эрнандес, Погба, Канте, Толиссо (Матюиди, 78′), Гризманн (Жиру, 70′), Мбаппе, Дембеле (Фекир, 70′).

Австралия: Райан, Бехич, Миллиган, Сейнсбери, Рисдон, Муй, Единак, Рогич (Ирвайн, 72′), Круз (Арзани, 85′), Леки, Наббут (Юрич, 64′).

Судья: Андрес Кунья (Уругвай).

Стадион: «Казан-Арена», 41 279 тамашачы.

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев