Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Футбол буенча Дөнья чемпионаты бүген Россия–Согуд Гарәбстаны матчы белән башлана

Лужникида Чемпионат ачылышы тантанасын миллиардтан артык кеше күрәчәк.

Бүген Мәскәүдә "Лужники" стадионында Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионатының тантаналы ачылышы була. Шуннан соң Россия-Согуд Гарәбстаны матчы була. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

  • Лужникида ачылыш тантанасын миллиардтан артык кеше күрәчәк. Ул Мәскәү вакыты белән 17 сәгать 30 минутта башлана.

Футбол буенча дөнья чемпионаты ачылышында "Live It Up" рәсми турнир гимны яңгыраячак. Аны бөтен дөньяга танылган музыкантлар Уилл Смит, Ники Джем и Эра Истрефи башкарачак.

  • Турнир Россиянең 11 шәһәрендә 12 стадионда узачак: Мәскәү (Үзәк кластер), Калининград һәм Санкт-Петербург (икесе дә - Төньяк-көнбатыш кластер), Түбән Новгород, Волгоград, Казан, Самара һәм Саранск (барысы да – Идел буе кластеры), Ростов-на-Дону һәм Сочи (икесе дә - Көнбатыш кластер), Екатеринбург (Урал кластеры) узачак.

Турнирда, Россия җыелмасын да кертеп, сигез төркемгә бүленгән 32 команда уйный.

Фото: https://pixabay.com | RonnyK

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев