Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Футбол кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин? Кемгә кирәк әлеге үзгәреш?

IFAB 2019 елның мартында узачак советта футболдагы үзгәрешләр турында карар кабул итәргә ниятли.

 Халыкара футбол ассоциацияләре советы (IFAB) футбол кагыйдәләрендәге үзгәрешләр исемлеген төзегән. Алар киләсе елның мартында узачак советта каралачак. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Әйтик, командалар үз клубының рәсми затлары үзләрен килешсез тоткан өчен сары һәм кызыл карточкалар алырга мөмкин. Үзгәрешләр арасында шулай ук бер-берсен алыштырган уенчыларның кырдан китү тәртибе дә бар: алар якындагы алгы яки кырый линия аша үтеп кырдан китәргә тиеш.

Моннан тыш, капкадан торып тибелгән тупны штраф мәйданчыгы чикләрендә генә «тотып» алырга ярый, ә капкачылар пенальти вакытында капка линиясендә бары тик бер аягын гына калдыра ала.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев