Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

ИҢ ЯХШЫ ХОККЕЙ – НХЛДА, ӘММА ИҢ ЯХШЫ УЕНЧЫ – БЕЗДӘ!

Әле һаман да иң яхшы хоккейны Россиядә уйныйлар дип уйлыйсыңмы? Ялгышасың, дустым.

Әмма иң яхшы уенчылар, һичшиксез, безнекеләр. Узган төнне АКШта узган уен төнендә россияле Никита Кучеров ни кылганлыгын карамый калма!

Никитадан экспресс-шәрех: “Мин бары нидер эшләргә тырыштым инде. Нәрсә килеп чыкты, шул килеп чыкты”. Әйе, бик тыйнак егет.

Иң кызыгы Никита мондый алканы инде беренче генә кертүе түгел. Ел башында үткән Бар йолдызлар уенында ул шушындый ук “бәрүсез бәрүне” башкарган иде. Һәм – игътибар! – корбан шул ук – “Вашингтон” командасы капка сакчысы Льюис Холтби.

Әмма бу да әле беренче тапкыр түгел. 2017 ел. 5 март. Уен вакытында билгеләнгән буллитны “Тампа-Бэй Лайтнинг” командасы һөҗүмчесе Никита Кучеров башкара.

Кучеров белән бер командада уйнаучылар аның мондый атуларны күнегүләр вакытында кат-кат шомартканын сөйли, әмма хәтта алар да Никитаның мондый хәйләгә матч вакытында бара алачагына ышанмаган.

Безнең исә Никитага сорау бер генә – Куч, син Хогвартсны ничәне елда тәмамладың ул?

P.S. Никита Кучеров (1993 елның 17 июнендә туган), Россия. КХЛда ЦСКА командасында ике сезон (2010-2011 һәм 2011-2012) уйнаганнан соң Төньяк Америкага, “Тампа-Бэй Лайтнингс”ка күчә. «Тампа-Бэй» әлегә агымдагы сезонның 60 уенның 40ында җиңү яулап үзенең Көнчыгыш конференциясе лидеры булып тора. Кучеров – команданың иң яхшы уенчысы, аның исәбендә 32 алка, 46 передача (60 уенда 78 очко!).

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев