Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан кызы Лия Завгарова каратэ буенча Россия чемпионы булды

Ул 68 килограмга кадәр үлчәү категориясендә беренчелекне яулады.

Татарстан кызы Лия Завгарова каратэ буенча Россия чемпионатында беренчелекне яулады. Ярыш бу ял көннәрендә «Ак Барс» көрәш сараенда уза. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче көнне Лия Завгарова кумитэ дисциплинасында уңышлы чыгыш ясады — спортчы 68 килограмга кадәр үлчәү категориясендә беренче булды. Икенче урында - Дагыстаннан Анастасия Сгруропулу, өченчедә - Чиләбе өлкәсеннән Анастасия Гудилова һәм Мәскәүдән Ксения Малюта.

Татарстаннан ярышларда Казан, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләреннән барлыгы 14 каратист катнаша.

Фото: minsport.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев