Казанда җиңел атлетика төреннән ветераннар арасында ачык республика чемпионатында райондашларыбыз беренчелекне яуладылар
Өлкән спортчыларыбыз сынатмый
Казанда җиңел атлетика төреннән ветераннар арасында ачык республика чемпионаты үткәрелде. Анда шулай ук Мәскәү өлкәсе, Новосибирск шәһәре, Чувашстан, Мари Эл Республикалары ветераннары да катнашты. Районыбыз спортчылары зур активлык күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Һәрберсе 2-3 ярыш төрендә катнашып, 1нче урынга лаек булучылар түбәндәгеләр: Дамир Шакирҗанов (400 метр), Сергей Васильев, Рамил Яппаров (100 метр), Олеся Хәбирова (200 метр),Әмин Миңнегулов (биеклеккә сикерү), Мәгъсум Галиуллин, Рәшит Кәримов, Равия Фәсхетдинова, Альбина Шәмсетдинова, Азат Дәүләтшин (ядрә этәрү). Фәннур Бәшәров ядрә этәрүдә 2нче урынга чыкты. Спортчылар биш яшь аермалы төркемнәрдә катнаштылар.
Узган атнада Азнакайда мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында җиңел атлетика буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Безнең егетләр матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Һәркем үз төркемендә 3 төр ярышта катнашып, иң югары урыннар алды. Тимур Шакиров (Саба), Нияз Шаманов (Сабабаш), Илшат Мирзәхмәтов (Килдебәк) озынлыкка сикерүдә, Рамил Владимиров (Шәмәрдән) 1500 метрга йөгерүдә, Рөстәм Заһидуллин (Лесхоз) ядрә этәрүдә пьедесталның беренче баскычына менделәр. Илфир Мөхәммәтов (Саба) ядрә этәрүдә, Риназ Фазылов (Тимершык) 1500 метрга йөгерүдә II урыннарны алдылар. Фаил Шәфигуллин (Сатыш) ядрә этәрүдә 3нче булды. Аларга Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте медальләре һәм Грамоталары тапшырылды.
Рәшит Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев