Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте

«Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы һәм «Стрела» регби клубын шулар рәтендә атап үтәргә мөмкин.

Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте. «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы һәм «Стрела» регби клубын шулар рәтендә атап үтәргә мөмкин.

«Акция илдә коронавирус аркасындагы вазгыять белән бәйле. Хәзер кешеләргә, әлеге инфекцияне йоктырмас өчен, өйләрендә генә утырырга кирәк. Казанның барлык клублары да Россия Президенты Владимир Путинның кичәге сүзләреннән соң (ул киләсе атнаны эшләми торган атна дип игълан итте) үзара берләште», — дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына «Рубин» футбол клубында.

Кичә Россия Президенты киләсе атна башыннан бер атналык ял игълан итте. Әлеге чара илдә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән.

Фото: Скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев