Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Казаночка» ике матчта җиңеп, Суперлига-1 чемпионатында алтынчы урынга күтәрелде

Тренер Петр Самойленко кул астында шөгыльләнүче спортчылар «Баскет-холл»ның кече залында Вологданың «Чеваката» клубын ике мәртәбә отты.

«Казаночка» баскетболчылары, Суперлига-1 даими чемпионатында ике тапкыр рәттән җиңүгә ирешеп, үз җанатарларын куандырды.

Тренер Петр Самойленко кул астында шөгыльләнүче спортчылар «Баскет-холл»ның кече залында Вологданың «Чеваката» клубын ике мәртәбә отты. Беренче очрашу – 69:64, икенчесе 59:50 исәбенә хуҗаларның җиңүе белән төгәлләнде.

Бу «Казаночка» командасына даими чемпионаттагы хәлен бераз яхшыртырга мөмкинлек бирде. Хәзер Казан клубы турнир таблицасында алтынчы урынны били.

26-27 гыйнварда исә «Казаночка» «Баскет-холл»ның кече залында Мәскәүнең «МБА-2» клубы белән очрашачак.

Фото: instagram.com/bckazanochka

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев