Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта узар дип фаразлана

Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев фикеренчә, көрәшне зур масштабта үткәрү аның дәрәҗәсен күтәрә, популярлаштыра.

21-24 июньдә Казанда узачак көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта үтәр дип фаразлана. Бу турыда  Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

Чемпионатта катнашу өчен күп илләрдән гаризалар килгән. "300гә якын көрәшче көтелә", - диде Галиев.

“Көрәш белән күп кенә илләр кызыксына, аларга бу спорт төре ошый. Безнең шушы инициативаны ошатып каршы алалар “, - диде Илнар Галиев.

“Беренче этап спорт академиясендә үтәчәк, ә инде финалистларны Миңгәр Сабан туена алып барабыз. Без моны көрәшебезнең дәрәҗәсен күтәрер өчен үткәрәбез, чөнки Миңгәрдә Сабан туе бик зур масштабта уза. Анда Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә киләләр” , - ди ул. 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев