Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Наил Галәветдинов быел федераль Сабан туенда көрәштә жирәбә булмаска тиеш дип искәртә

Мари Эл көрәш федерациясе рәисе былтыр төп бүләккә дигән машинаны жирәбә буенча уйнату зур ыгы-зыгы китереп чыгарганын искә төшерде.

Мари Эл республикасының көрәш федерациясе рәисе Наил Галәветдинов былтыр Чабаксарда федераль Сабан туе батырын жирәбә буенча билгеләү нәтиҗәсендә зур ыгы-зыгы купканын искәртә һәм быел андый хәл булмасын иде дип өметләнүен белдерә. Бу фикерен ул Йошкар-Олада ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуда җиткерде.

Мари Эл республикасының көрәш һәм билбаулы көрәш федерациясе рәисе Наил Галәветдинов: “Чувашиядә узган федераль Сабан туенда тоттылар да, йөзлектәге генә дә түгел, беренче меңлеккә дә кермәгән көрәшчегә машина бирделәр! Бөтенесенең һушы китте», - дип ризасызлыгын белдерде. “Кем җиңә – шул машина ала” булырга тиеш, диде ул.

“Быелга нинди тәкъдим: барысын да – татарстанлыларны да, Мари Элны да көрәштерергә кирәк”, - диде Наил Галәветдинов (былтыр, кагыйдәләр буенча, абсолют батыр титулына Татарстан көршчеләре дәгъвалый алмады – ТИ).

Ул шулай ук федераль Сабан туенда төп приз итеп бер автомобиль түгел, ә һәр авырлык категориясенә 200-300 мең сумлык бүләкләр булдырырга тәкъдим итте.

  • Быел федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә 9 июньдә үтәчәк.

Фото: Абдул Фархан/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев