Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Нефтехимик” Мәскәүдә отты – Түбән Кама хоккейчылары өчен рәттән унынчы җиңү

“Нефтехимик” һәм “Динамо” командалары бер уенда икесенә тугыз алка кертте.

Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей командасы Мәскәүдә “Динамо”га каршы уйнады. “Динамо” – “Нефтехимик” уенында Түбән Кама хоккейчылары рәттән унынчы җиңүләрен яулады. Матч исәбе – 3:6.

Беренче период. Өченче минутта Павел Порядин “Динамо” капкасына алка кертте, исәп ачылды (0:1).

Икенче период. Өченче минутта Денис Казионов “Нефтехимик” өчен икенче алканы кертте (0:2). Берничә секунд үтүгә, “Нефтехимик” һөҗүмчесе Павел Куликов исәпне 0:3 итте.

Өченче период. Алтынчы минутта Юнас Энлунд “Динамо” капкасына дүртенче алканы кертте (0:4). Җиденче минутта “Динамо” уенчысы Андре Петерссон гол кертте (1:4). Унынчы минутта Мәскәү командасы һөҗүмчесе Даниил Тарасов командасының артка калышуын киметте (2:4).

Уникенче минутта “Нефтехимик” уенчысы Александр Брынцев алка кертте (2:5). Унбишенче минутта Райан Мёрфи Мәскәү командасы капкасына кергән алканың хуҗасы булды (2:6). Уен ахырына хәтле санаулы секундлар калганда, “Динамо” һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин гол кертте (3:6).

Командалар составы:

“Динамо”:
Еременко (Бочаров);
Тарасов – Шипачев – Яшкин, Хиетанен – Чайковски;
Петерссон – Полыгалов – Индрашис, Лямин – Миронов;
Моисеев – Ефремов – Кулемин, Огурцов – Аланов;
Брюквин – Игумнов – Алексеев, Волков – Зайцев.

“Нефтехимик”:
Барулин (Шарыченков);
Уайт – Митчелл – Порядин, Пайгин – Мёрфи;
Шиксатдаров ¬– Куликов ¬– Хәйруллин, Брынцев — Шәрипҗанов;
Падакин – Берглунд – Энлунд, Сергеев – Рясенский;
Казионов – Шәрифьянов – Черников Захарчук – Шәфигуллин.

“Нефтехимик” киләсе уенын 14 ноябрь көнне Ярославль шәһәрендә үткәрәчәк. “Нефтехимик” – “Локомотив” матчы 19:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: hcnh.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев